НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе ТР Гарантия фонды ярдәме белән илкүләм проект кысаларында 50 млн сум акча җәлеп итә алды

18 июнь, 2024
Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе ТР Гарантия фонды ярдәме белән илкүләм проект кысаларында 50 млн сум акча җәлеп итә алды

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Балык Бистәсе районы авыл хуҗалыгы җитештерүчесе «Кама – Агро» ҖЧҖ Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән хуҗалыкны үстерүгә 50 млн сум күләмендә заем финанслауны җәлеп итә алды.

Балык Бистәсе муниципаль районының Олы Елга авылында урнашкан «Кама – Агро» ҖЧҖнең барлыкка килү тарихы 2016 елдан башлана.Улвакытта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 100 баш тәшкил иткән.

«Кама – Агро» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесе, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты буенча 25 млн сум күләмендә ике тапкыр поручительлек алып, нәселле таналар, тракторлар сатып алу һәм хуҗалыкны үстерүгә барлыгы 50 млн сум күләмендә заем финанслауны җәлеп итә алды .

 

Бүгенгекөндә «Кама – Агро» ҖЧҖ Балык Бистәсе районының сөт һәм ит җитештерү, шулай ук бөртекле һәм азык культуралары үстерү белән шөгыльләнүче әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора. Хуҗалыккирәкле техника һәм эре мөгезле терлекләрне тоту һәм культуралар үстерү өчен биналар белән җиһазландырылган.

Эре мөгезле терлекләр саны шактый артты һәм 1 500 баш тәшкил итә, чәчү мәйданы 7 000 гектар тәшкил итә.

 

«Кама – Агро» агрофирмасы продукциясенең төп сатып алучылары булып «Скопа» ҖЧҖ, «Агрокорм» ҖЧҖ, «ТК «Нур» ҖЧҖ, «Ак Барс «Кошчылык комплексы» ҖЧҖ, «Арча»ҖЧҖ тора.

«Кама – Агро» ҖЧҖ планнарында җитештерүне киңәйтүне дә, продукция ассортиментын арттыру да бар.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.