НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Экспорт мәктәбе яңа катнашучылар көтә

29 июнь, 2023
Экспорт мәктәбе яңа катнашучылар көтә

2023 елның июненнән октябренә кадәр Татарстан Республикасының экспортка юнәлдерелгән эшмәкәрләре өчен «Россия экспорт үзәге» АҖнең Экспорт мәктәбе» АНО ДПО программасы кысаларында алты семинар узачак. Уку «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә.

Катнашучылар белем алачаклар һәм, биремнәрне һәм кейсларны башкарып, аларны гамәлдә кулланачаклар. Семинарларны РЭЦ Экспорт мәктәбендә белем алган һәм аттестация үткән квалификацияле тренерлар үткәрә.

«Онлайн экспорт мөмкинлекләре» темасына беренче семинар 2023 елның 30 июнендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр узачак.

Эксперт-спикерлар түбәндәге темаларга чыгышлар ясаячак:
•  халыкара онлайн сатуның төрле мөһим аспектлары: интернет сатуның иң отышлы моделен сайлау;
•  электрон сәүдә өчен булган мәйданчыкларны (маркетплейс яки үз интернет-кибетеңне) анализлау;
•  аларның һәрберсенең өстенлекләре һәм үзенчәлекләре: төрле илләрдә интернет-сәүдә күләменә йогынты ясый торган икътисади факторлар һ.б.

Бу һәм киләсе семинарларда катнашу бушлай. Нәтиҗәләр буенча укыганлык турында сертификатлар тапшырылачак.

Үткәрү урыны: Казан шәһәре, Петербург урамы, 28, Эшмәкәрләр йорты, 3 кат.

Чарага теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасы аша мөмкин.

Катнашу мәсьәләләре буенча +7 (917) 932 48 51 телефоны буенча Ирина Милютинага һәм +7 (843) 222-90-60 (доб.279) яки +7 (987) 270-06-91 телефоннары буенча Наталья Ширеевага мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында илебез җитештерүчеләренә ярдәм «Минем бизнес» үзәге һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Экспортка ярдәм итү үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.