НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

"Безнекеләрне бел" брендлар конкурсында катнашуга гаризалар тапшыру срогы 2024 елның 31 гыйнварына кадәр озайтылды

16 гыйнвар, 2024

Росконгресс фонды белән берлектә АСИ «Безнекеләрне бел» Россиякүләм үсеп килүче брендлар конкурсында катнашу өчен гаризалар бирү вакытын 2024 елның 31 гыйнварына кадәр озайтты.

Конкурста компанияләре тотрыклы үсеш темпларын һәм туган төбәктә җитештерүне локальләштерүнең югары дәрәҗәсен – ким дигәндә 30% күрсәткечкә ия булган кече һәм урта бизнес вәкилләре катнаша ала. Шулай ук кандидатларның социаль проектлары булуы да исәпкә алына.

Икенче сезон беренчесе белән чагыштырганда масштаблырак узарга вәгъдә итә: бу юлы номинацияләр саны арттырылган, катнашучылар саны күбрәк булыр дип көтелә, җиңүчеләрне хуплауның яңа чаралары һәм бүләкләү формалары игълан ителгән. Катнашуга яңа катнашучылар гына түгел, ә «Безнекеләрне бел»нең беренче сезонына гариза биргән, әмма җиңүчеләр санына кермәгәннәр дә чакырыла. Конкурста катнашу бушлай.

Биш төп номинация - "Азык-төлек һәм туклану", "Кулланучылар товарлары", "Креатив", "ИТ", "Югары технологияләр" номинацияләреннән тыш конкурс партнерлары гамәлгә куйган 15 тармак һәм 4 махсус номинация игълан ителде. Алар арасында - "Матурлык һәм сәламәтлек", "Анимация", "Спорт", "Алкоголь продукциясе", "Инклюзия", "Иң кыю идея" номинацияләре бар.

Шулай ук, конкурсның партнерлар челтәре киңәйде, проектның яңа катнашучылары арасында Zasport, NovikovGroup, VK Cloud, Роспатент, Simple бар.

Брендлар конкурсы беренче тапкыр 2023 елда Россия Президенты кушуы буенча узды һәм җитештерүне локальләштерү югары дәрәҗәдә булган үсеп килүче Россия компанияләрне - 5 меңгә якын катнашучы җыйды. Җиңүчеләр үз продукциясен таныту өчен ярдәм алдылар һәм бер ел эчендә сату күләмен һәм үз керемнәрен шактый арттыра алдылар. 1 меңнән артык катнашучы үз брендларының медиада танылуын арттырды, маркетплейс һәм эре сәүдә челтәрләренә керү мөмкинлеген алды, ә брендларның иң яхшыларын дәүләт башлыгына тәкъдим иттеләр.