Грантка гариза әзерләү мәсьәләләре буенча консультацияне "Минем бизнес" үзәгендә алырга мөмкин. Үз технологик проектын үстерүгә 1 млн сумлык грантларны 2 мең студент алачак.
Грант җәлеп ителгән белгечләргә хезмәт хакын түләргә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук түбәндәге чыгымнарны каплаячак:
– юридик затны теркәү;
– җиһазлар, материаллар, комплектлау материаллары, программ тәэминат сатып алу;
– интеллектуаль милеккә хокукларны теркәү.
Проектлар түбәндәге юнәлешләрнең берсенә туры килергә тиеш:
– цифралы технологияләр;
– медицина һәм сәламәтлек саклау технологияләре;
– химик технологияләр һәм яңа материаллар;
– яңа приборлар һәм интеллектуаль җитештерү технологияләре;
– биотехнологияләр;
– ресурс саклау энергетикасы;
– креатив индустрия.
Конкурсның операторы – Инновацияләргә ярдәм итү фонды (https://t.me/fasietalks).
Гаризалар кабул итү 2024 елның 15 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
Тулырак мәгълүмат монда (https://fasie.ru/studstartup/)
Гаризалар әзерләү мәсьәләсе буенча консультацияләр РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов күзәтүе астында булган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында үткәрелә.
Бизнес өчен башка мөмкинлекләр турында «Минем бизнес» үзәгендә +7 (843) 524-90-90 номеры буенча белергә мөмкин.
Сурәт чыганагы: freepik.com