НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанда «Мама-эшмәкәр» программасында катнашуга 100дән артык гариза килгән

04 сентябрь, 2023
Татарстанда «Мама-эшмәкәр» программасында катнашуга 100дән артык гариза килгән

Татарстанда «Минем бизнес» үзәгендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында 2023 елның 18 сентябреннән республика хатын-кызлары өчен 100 мең сумлык грант ярдәме белән яңа белем бирү проекты старт ала.

Программа балалы хатын-кызларга үз эшен ачарга һәм аны үстерергә ярдәм итәчәк. Катнашучылар үз бизнесын башлап җибәрү өчен кирәкле комплекслы белемнәр алачак һәм иң яхшы проектларны гамәлгә ашыру өчен 100 мең сум күләмендә грант ярдәме алачак.

«Минем бизнес» үзәге 2023 елның 6 сентябрендә гаризалар кабул итүне тәмамлый. Проектта катнашуга инде 115 гариза килгән.

Исегезгә төшерәбез, «Мама-эшмәкәр» - «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында МСП Корпорациясеннән яңа белем бирү проекты.

Гаризаларны «Минем бизнес» үзәге мамапредприниматель.рф сайтында 2023 елның 6 сентябренә кадәр кабул итә.