НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстанның 400 дән артык үзмәшгуле быел илкүләм проект ярминкәләрендә катнашты

07 октябрь, 2024
Татарстанның 400 дән артык үзмәшгуле быел илкүләм проект ярминкәләрендә катнашты

Быел «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 11 ярминкә чарасы уздырылды. Анда 432 үзмәшгуль катнашты. Республика көненә иң зур ярминкәгә 120 үзмәшгуль кеше җыелган, аларның кереме 3 млн сумнан артып киткән.

Бүген «Минем бизнес» үзәге ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә 2024 елның 25-27 октябрендә «Южный» сәүдә-күңел ачу үзәгендә «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча узачак ярминкәдә үзмәшгульләрдән бушлай сәүдә урыннарына гаризалар кабул итә.

Республика осталары үз продукцияләрен җиһазландырылган сәүдә урыннарында тәкъдим итә һәм сата алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда үзмәшгульләр продукциясе ярминкәләре даими нигездә уза. «Минем бизнес» үзәге гражданнарның югары трафигы булган урыннарда яки масштаблы шәһәр вакыйгалары кысаларында сәүдә нокталары оештыра. Соңгы ярминкә «Мега» сәүдә үзәгендә үткәрелде.

Элегрәк Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов хәбәр иткәнчә, 2024 елның 1 сентябренә Татарстанда 358 меңгә якын үзмәшгуль теркәлгән. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов юллама кысаларында үзмәшгульләрнең икътисади активлыгын тәэмин итү һәм аларның киләчәктә бизнесның башка категорияләренә күчүенә ярдәм итү бурычын куйды.

Әлеге максаттан республика эшмәкәрлекне үстерү институтлары һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Болар финанс ярдәме чаралары - микрозаймнар, поручительлекләр, шулай ук продукцияне маркетплейсларда, социаль челтәрләрдә, проектларны таныту һәм масштаблау буенча белем бирү программалары һәм башкалар.

Ярминкәдә катнашуга гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.

Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР Икътисад министрлыгы ярдәмендә узачак.

Ярминкәләрдә катнашу мәсьәләләре буенча консультацияне «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линиясе телефоны буенча алырга мөмкин+7(843)524-90-90.

Сурәт чыганагы: freepik.com