НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген раслады: республика кабат АСИ рейтингы лидерларында

16 июнь, 2023
Татарстан инвестицияләр җәлеп итүчәнлеген раслады: республика кабат АСИ рейтингы лидерларында

2023 елның 16 июнендә 2023 Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Стратегик инициативалар агентлыгы 2022 ел нәтиҗәләре буенча Россия субъектларының инвестицион климаты торышының милли рейтингы нәтиҗәләрен игълан итте. Татарстан яңадан инвестиция һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру буенча иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәтте. Татарстан Республикасы Мәскәүдән соң ук икенче урынны саклап калды.

Искәртеп узабыз, Татарстан Республикасы 8 ел дәвамында Рейтинг лидерларының өчлегенә керә. Аның методологиясе идарә инициативаларының төрле юнәлешләрен бәяләргә мөмкинлек бирә: инвесторлар өчен теләсә кайсы этапта бизнеска ярдәм итү өчен институтлар һәм инфраструктура үсеше, инвесторлар өчен мәгълүмат корректлыгы һәм тулылыгы, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә цифрлаштыру дәрәҗәсе һәм тизлеге, җайга салу мохитен камилләштерү, шулай ук бизнес өчен ярдәм итүнең нәтиҗәлелеге.

Катлаулы тышкы икътисади хәлгә һәм санкцион басымга карамастан, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның төп капиталына инвестицияләр күләме 888 млрд сумнан артып китте, бу 2021 ел күрсәткече белән чагыштырганда 10,5 процентка күбрәк. Моннан тыш, бу Россия буенча уртача динамикадан ике тапкыр артык.

Республикада бизнеска административ басымны киметү буенча актив эш дәвам итә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча бу эшкә республика хакимиятенең барлык дәрәҗәләре, федераль контроль-күзәтчелек ведомстволары һәм Татарстан бизнес-бергәлеге белән берлектә, кертелгән. Нәтиҗәдә Татарстан ил субъектлары рейтингында бизнеска иң аз басым ясаучы субъект буларак 2 нче урын алды.

Соңгы елларда республика ГЧП үсеше өлешендә җитди үсеш ясады. Татарстан агымдагы елда дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү буенча Россия төбәкләре арасында дүртенче урынны алды. Бүгенге көндә гамәлдә төбәктә 130 концессион килешү һәм гомуми инвестицияләр күләме 93,3 млрд сумлык МЧП турында бер килешү бар.

Шулай ук республика бизнес өчен ярдәм итү һәм хезмәт күрсәтүләр эчендә бизнес-процессларны оптимальләштерү буенча актив эшчәнлек алып бара, цифрлы сервисларны модернизацияли, яңа технологик чишелешләр эшли, аларның эшләве эшлекле бергәлекнең дәүләт хезмәтләренә һәм ерактагы форматтагы процедураларга керүен тәэмин итәргә, аларны алу вакытын кыскартырга һәм ведомствоара хезмәттәшлек сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирә.

Белешмә өчен:

Россия Федерациясе субъектларында инвестицион климат торышының милли рейтингы - 2014 елдан бирле гамәлгә ашырыла торган стратегик инициатива. Ул регионнарда бизнес алып баруның уңай шартларын тудыру буенча барлык дәрәҗәләрдәге хакимият органнарының башкарган хезмәтләрен бәяли. Күрсәткечләрнең төп өлеше, төбәк эшмәкәрләренең сораштыруларыннан чыгып, формалаша. Метологияне эшләгәндә илебезнең һәм халыкара рейтингларның һәм инвестиция климатын бәяләүнең башка механизмнарының тәҗрибәсе исәпкә алынган. Рейтинг күрсәткечләре системасы инвестицион климат торышын бәяләүгә юнәлдерелгән дөньядагы иң яхшы тәҗрибәне исәпкә алып эшләнгән.