НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан сатучыларын үз продукцияләрен маркетплейсларда нәтиҗәле сатарга өйрәтәчәкләр

24 июль, 2023
Татарстан сатучыларын үз продукцияләрен маркетплейсларда нәтиҗәле сатарга өйрәтәчәкләр

ТР Икътисад министрлыгы, ТР Эшмәкәрлеккә ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге белән берлектә, Татарстан эшмәкәрләре продукциясен маркетплейсларда таныту буенча «PRO_Маркетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә. Беренче укыту марафоны 2023 елның 14 августында узачак һәм Wildberries маркетплейсында танытуга багышланачак.

Чаралар «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында онлайн-форматта үткәреләчәк. «PRO Маркетплейс» укыту марафоннарының яңа сериясе кысаларында Wildberries, Ozon, «Яндекс.Маркет» һәм KazanExpress'та продукцияне таныту буенча барлыгы дүрт форум-марафон үткәрү планлаштырыла.

Укыту форум-марафоннары кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачак:

  • Маркетплейска күзәтү – шәхси кабинет белән танышу, мөмкин булган логистик схемалар;
  • Товар карточкасы – товар карточкасын ничек дөрес төзергә, селлерлар нинди хаталар ясыйлар;
  • SEO-оптимальләштерү – ул ни өчен кирәк һәм аны ничек дөрес кулланырга;
  • Яңа селлер өчен реклама инструментлары;
  • Тәҗрибәле селлер өчен реклама кораллары;
  • Танытуның тышкы каналлары;
  • Конкурентлык анализы – конкуренция анализы нигезендә реклама стратегиясен ничек эшләргә; 
  • Маркетплейста урнаштыру эффективлыгы – сату статистикасын анализлау (аналитика, докладлар).

Белемнәрне ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкасын анализлаячаклар, хаталарны төзәтәчәкләр һәм оптимизация үткәрәчәкләр. Укыту модульләрен узу һәм биремнәрне уңышлы үтәү нәтиҗәләре буенча марафонда катнашучылар электрон сертификат алачак.

Укыту форум-марафоннарын үткәрү графигы:

«PRO_Wildberries» – 2023 елның 14 нче августыннан 28 августына кадәр. 

«PRO_Ozon» – 2023 елның 18 сентябреннән 2 нче октябрена кадәр. 

«PRO_Яндекс Маркет» – 2023 елның 16 октябреннан 30 октябрена кадәр. 

«PRO_KazanExpress» – 2023 елның 13 ноябреннан 27 ноябрена кадәр. 

«Электрон коммерцияне (e-commerce) үстерү бүгенге көндә безнең республика өчен дә, тулаем ил өчен дә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Электрон мәйданчыклар тиз үсеш темпларын күрсәтә һәм, традицион сәүдә челтәрләре белән беррәттән, гражданнар тарафыннан товарлар сатып алуның гадәти ысулына әверелде», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Мидхәт Шаһиәхмәтов билгеләп үткәнчә, 2019 елдан республикада интернет-сәүдәне үстерү программасы гамәлдә, ул яхшы нәтиҗәләр күрсәтте, шуңа күрә аны 2025 елга кадәр озайту турында карар кабул ителде.

2023 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча маркетплейсларда үз товарларын сатучы Татарстан сатучылары саны еллык исәпләүдә 80% ка артты һәм 53865 кә җитте. 2022 елда аларның кереме 50 млрд сумнан артып киткән. Ә Россия маркетплейсларында сатучыларның гомуми саны инде 1 млн кешедән артып китте.

Татарстан Республикасы территориясендә теркәлгән барлык теләүчеләр дә укырга керә ала.

Форум-марафоннарда катнашу өчен теркәлү МСП.РФ цифрлы платформасында инде ачык.

Ярдәм программалары Россия Федерациясе Президенты башлап җибәргән һәм беренче вице-премьер Андрей Белоусов куратрлык иткән «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында «Минем бизнес» Татарстан үзәге базасында гамәлгә ашырыла.

МСПга ярдәм итү һәм цифрлы платформада гариза бирү мәсьәләләре буенча «Минем бизнес» үзәгеннән бушлай хезмәтләр алу өчен эшмәкәрләр +7(843)524-90-90 телефоны буенча кайнар линиягә мөрәҗәгать итә ала.