НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрә

05 август, 2024
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе «Эшмәкәрләр өчен ачык ишекләр көне» үткәрә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды хәбәр итә: 2024 елның 8 августында 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе түбәндәге адреслар буенча «Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк: Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт һәм Сеченов ур., 13а йорт.

Идарәгә консультациягә алдан 8(843) 222-84-28 телефоны буенча язылырга мөмкин (2024 елның 5 августыннан 7 августына кадәр 10.00 дән 17.00 гә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 дән 12.45 кә кадәр), шул ук вакытта кызыксындырган сорауны хәбәр итәргә кирәк.

Идарәнең республика районнарындагы территориаль бүлекләрендә консультация алу өчен алдан язылу Идарәнең территориаль бүлекләренең сайтта күрсәтелгән телефон номерлары буенча башкарыла (2024 елның 5 августыннан 7 августына кадәр 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр).

Шулай ук хәбәр итәбез, «Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көне»н уздыру турында анонслар ай саен Идарә сайтының төп битендә «Яңалыклар» бүлегендә урнаштырылып барыла.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе ай саен «Эшмәкәрләр өчен Ачык ишекләр көннәре»н оештыра, алар кысаларында юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр түләүсез консультация ярдәме алырга һәм Идарә компетенциясе чикләрендә эшчәнлекләренә кагылышлы барлык кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Әлеге консультацияләр идарәдә һәм республика территориясендәге 12 территориаль бүлектә үткәрелә.

Сурәт чыганагы: freepik.com