НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

«Минем бизнес» үзәгендә «Cату белән эффектив идарә итү» вебинары узачак

07 июнь, 2023
«Минем бизнес» үзәгендә «Cату белән эффектив идарә итү» вебинары узачак

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2023 елның 13 июнендә 10:00 сәгатьтә «Минем бизнес» үзәге  сатулар белән эффектив идарә итү буенча вебинар үткәрәчәк.

Эшмәкәрләргә түбәндәге белемнәрне бирәчәкләр:

— компаниянең сату модельләрен ничек сайлап алырга һәм сату каналларын ни рәвешле билгеләргә;

— сату инфтрументы буларак маркетинг стратегиясе турында;

— сатулар бүлеген ничек формалаштырырга һәм эш стандартларын ничек билгеләргә;

— сатучылар өчен эффектив мотивация системасын ничек булдырырга һәм аларны ничек максималь сатарга өйрәтергә.

Шулай ук вебинарда катнашучылар үзен кызыксындырган теләсә кайсы сорауны реаль вакыт режимында экспертка бирә алачак.

Вебинарның эксперты: Мария Симонова — консалтинг агентлыгы һәм сату бүлекләрен автоматлаштыру компаниясе җитәкчесе.

Катнашу өчен МСП.РФ цифралы платформасында чарага теркәлергә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла торган барлык тренинглары һәм мастер-класслары бушлай һәм үз эшләрен ачарга ниятләгән эшмәкәрләргә, үзмәшгульләргә һәм затларга туры килә. Илкүләм проект Россия Федерациясе Президенты инициативасы белән 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла.