НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Казанда Россия Федераль салым хезмәте ярдәме белән «ЭДО кертәбез. Казан» гамәли конференциясе үткәреләчәк

05 сентябрь, 2024
Казанда Россия Федераль салым хезмәте ярдәме белән «ЭДО кертәбез. Казан» гамәли конференциясе үткәреләчәк

Хөрмәтле эшмәкәрләр!

2024 елның 8 октябрендә Россия Федераль салым хезмәте вәкилләре катнашында Казанда "ЭДО кертәбез. Казан» гамәли конференциясе үткәреләчәк.

Конференция бизнесны электрон документ әйләнешенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен оештырылган.

 

Көонференциядә түбәндәгеләр көтелә:

 - Электрон документ әйләнеше буенча «ЭДО. Коротко о главном» дип исемләнгән кереш лекция

Спикер - Новиков Федор Вадимович, Россия Федераль салым хезмәтенең электрон документлар әйләнеше идарәсе башлыгы

- ЭДО операторларыннан хезмәтләр һәм карарлар презентациясе;

- Кофе-брейк;

- Күргәзмә экспозициясе эше һәм ЭДО операторларыннан махсус тәкъдимнәр;

 

Конференциядә сез түбәндәгеләрне беләчәксез:

 - Электрон документ әйләнешенә күчү өстенлекләре;

 - Электрон документ әйләнешенең актуаль үсеш трендлары;

 - Электрон документ әйләнеше регуляторлары планнары;

 - Документ әйләнешен автоматлаштыруның уңышлы гамәли кейслары;

 - Электрон документ әйләнеше базары лидерларының иң яхшы продуктлары.

 

Урыны: KORSTON CLUB HOTEL KAZAN кунакханәсе, Пушкин залы

 Дата һәм вакыт: 2024 елның 8 октябре, 10:00 сәг (Мск)

 Формат - оффлайн конференция

 

Тулырак мәгълүматны  +7 915 067 53 54 телефоны аша алырга була.

 

ТЕРКӘЛҮ сылтама буенча: https://edoconf.ru/#reg

Чара сайты: www.edoconf.ru

Сурәт чыганагы: freepik.com