НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Мәскәүдә «ИНТЕГРАЦИЯ» VI Евразия Эшлекле Форумы узачак

04 октябрь, 2024
Мәскәүдә «ИНТЕГРАЦИЯ» VI Евразия Эшлекле Форумы узачак

Хөрмәтле Татарстан Республикасы эшмәкәрләре!

2024 елның 15 ноябренда Мәскәүдә «ИНТЕГРАЦИЯ» VI Евразия Эшлекле Форумы узачак.

Форум ел саен Евразия икътисади комиссиясе һәм Россия Хөкүмәте катнашында уздырыла.

2024 елгы форумның төп темасы – «Технологик суверенитет һәм бизнес мәнфәгатьләрендә сәнәгать кооперациясе».

Форум кысаларында түбәндшге фикер алышулар планлаштырыла:

  • сәүдәне Көнчыгышка юнәлтү шартларында сәүдә элемтәләрен үстерү перспективалары;
  • бизнес дөньясында заманча цифрлы тенденцияләр;
  • станоклар төзүне, сәнәгать роботларын үстерү һәм җитештерүне автоматлаштыру өлкәсендә проектлар;
  • энергетик һәм экологик приоритетлар;
  • Евразия транспорт коридорларын үстерү;
  • космик технологияләр һәм оборона-сәнәгать комплексы өлкәсендәге проектлар;
  • сәнәгать тармагының кадрлар потенциалы.

Форум турында һәм аны үткәрү белән бәйле мәгълүмат архивы сайтта урнаштырылган: https://eacongress.com/