НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы югары технологияле эндохирургия җиһазлары җитештерүендә булды

06 март, 2024
Илкүләм проект кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы югары технологияле эндохирургия җиһазлары җитештерүендә булды

2024 елның 5 мартында Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Питрәч районының Пановка авылында урнашкан «ИВФ Медфармсервис» ҖЧҖ югары технологияле эндохирургия җиһазлары җитештерүендә булды.

«Медфармсервис» компаниясе үз эшчәнлеген 1999 елдан башлап алып бара, пациентка зыянны киметү максатыннан югары технологияле операцияләрне аз инвазив ысул белән үткәрү методикаларын булдыра. Компаниягә нигез салучы Александр Чукарин җитәкчелегендә оешма төрле тикшеренү методикаларын үткәргәндә системалар һәм башка ярдәмче җиһазлар рәвешендә кулланыла торган эндоскопларның уникаль инструментарийларын җитештерә.

 

«Медфармсервис» компаниясенең ике үз җитештерүе бар, аларның берсендә металл эшкәртү һәм детальләр әзерләү бара, икенчесендә әзер әйберләрне кулдан җыю башкарыла.

 

 

2023 елда «Медфармсервис» Татарстан компаниясе Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Гарантия фонды ярдәменнән файдаланып, 25 млн сум күләмендә бирелгән поручительлек файдаланган, бу компаниягә 4 заманча югары төгәллектәге станок сатып алырга һәм медицина җиһазлары өчен импортны алмаштыра торган комплектлаучы җитештерү буенча яңа җитештерү цехы ачарга мөмкинлек биргән.

 

«ИВФ Медфармсервис» ҖЧҖ компаниясе продукциясе бөтен Россия буенча сатыла, шулай ук якын чит илләргә экспортлана.

«Медфармсервис» компаниясе планнарында профильле җиһазлар сатып алу, продукция ассортиментын арттыру һәм җитештерүне киңәйтү бар.

Татарстан Республикасы Премьер–министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Минем бизнес» үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында илебез җитештерүчеләренә ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды банкларны бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма кредит алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган эшмәкәрләрнең йөкләмәләре буенча поручительлек бирә.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.