НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең «Ел эшкуары. Алтын йөзлек - 2024» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

15 март, 2024
Татарстан Республикасында «Минем бизнес» үзәгенең «Ел эшкуары. Алтын йөзлек - 2024» премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасының кече һәм урта бизнес вәкилләре өчен эшмәкәрлек премиясендә катнашуга гаризалар кабул итүне дәвам итә. Сайлап алу 10 номинация буенча узачак:

- Җитештерү;

- Экспортлаучы предприятие;

- IT-проектлар һәм чишелешләр;

- Төзелеш;

- Импорт алмаштыру;

- Авыл хуҗалыгы;

- Хезмәт күрсәтү сферасы;

- Үзмәшгуль;

- Башлаучы эшмәкәр;

- Халыкның тануы.

Гаризалар кабул итү һәм халык тавыш бирү 2024 елның 21 февралендә башланды һәм премиянең рәсми сайтында (ЗОЛОТАЯСОТНЯ.РФ) 2024 елның 08 маена кадәр дәвам итәчәк.

Татарстан Республикасының иң яхшы 100 эшмәкәрен бүләкләү тантанасы 2024 елның 24 маенда Казанда узачак.

Татарстан Республикасы «Минем бизнес» үзәгенең «Ел эшмәкәре: Алтын йөзлек - 2024» премиясе һәр ел саен эшмәкәрләрнең иң күренекле казанышларын һәм аларның Татарстан Республикасы үсешенә керткән өлешләрен билгеләп үтә. «Алтын йөзлек»кә керү республика эшмәкәрләре тарафыннан югары бәяләнә һәм эшмәкәрлек эшчәнлеге өлкәсендә уңышка ирешү булып санала.

Оештыручылар: Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды»ның «Минем бизнес» үзәге.