НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасында узган елда эре заказчылар тарафыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы МСП-субъектлардан булды

15 май, 2023
Татарстан Республикасында узган елда эре заказчылар тарафыннан сатып алуларның яртысыннан артыгы МСП-субъектлардан булды

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов кече һәм урта бизнес компанияләреннән сатып алуларга квоталар үтәү мәсьәләсе буенча төбәкләр белән киңәшмә үткәрде. 2022 елда алар 20% тан 25% ка кадәр арткан, шулай ук эре федераль һәм төбәк заказчылары исемлеге киңәйтелгән. Татарстан Республикасында узган елда иң эре заказчылар тарафыннан МСП субъектларыннан сатып алуларының яртысыннан күбрәге тормышка ашырылды.

«МСП секторы җитди сынауларга дучар ителә, ләкин ул үсешен дәвам итә. Күп очракта бу 2020-2022 елларда РФ Президенты кушуы буенча МСПга ярдәм итүнең җитди программасы гамәлгә ашырылу сәбәпле ирешелгән. Бүгенге көндә бу көн тәртибе гамәлгә ашырыла, шуңа күрә 25-30 елларга яңасын формалаштырырга кирәк. Икътисади үсеш министрлыгы МСПга ярдәм итү милли проектын үзгәртеп кору белән шөгыльләнә, шулай ук берничә институциональ чаралар билгелибез. Дәүләт компанияләренең һәм корпорацияләрнең кече һәм урта бизнестан сатып алуларын стимуллаштырырга, шулай ук МСПга чит ил базарларына чыгарга ярдәм итәргә кирәк. Монда илнең потенциалы бик зур. Тышкы базарларда кече һәм урта эшкуарларның өлеше арта, әмма процентның берәмлек өлешен генә тәшкил итә. Бу мәсьәләдә Россия Федерациясе субъектлары зур роль уйнарга тиеш, чөнки нәкъ менә аларда бу процессларны үстерүнең төп ачкычы бар», — дип «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын күзәтүче Андрей Белоусов билгеләп үтте.

2022 ел нәтиҗәләре буенча эре заказ бирүчеләрнең МСП-тәэмин итүчеләрдән сатып алулары күләме рекордлы 7 трлн сум тәшкил иткән. Бу үткән ел белән чагыштырганда 2,6 трлн га күбрәк. Сатып алуларны 12 меңнән артык заказчы, шул исәптән региональ 9 мең заказчы башкарган.

Сатып алына торган товарлар исемлеге ике тапкырдан артыкграк, 1,1 млн позициягә кадәр киңәйде. МСПдан сатып алуларның гомуми күләменең 70%тан артыграгы - җитештерү билгеләнешендәге продукция, ә 9%тан артыгы - инновацияле, югары технологияле. Узган ел фәнни һәм техник өлкәләрдә сатып алулар 10 тапкыр арткан.

Татарстан 2022 елда Мәскәү, Санкт-Петербург, шулай ук Мәскәү һәм Свердловск өлкәләре белән беррәттән МСП субъектларыннан сатып алулар күләме буенча лидер-төбәкләр бишлегенә керде.

Татарстанда узган ел 31 иң эре заказчы 89,2 млрд. сумнан 54,6 млрд. сум - сатып алуларның яртысыннан күбрәген - 61,2%ын МСП субъектларыннан сатып алды. «Татавтодор» АҖ (12,85 млрд сум), «Сетевая компания» АҖ (11,15 млрд сум), «Татспиртпром» АҖ (9,34 млрд сум) лидерлар булдылар.

"Узган ел ахырында МСП корпорациясе эре заказчылар белән бергә Президент кушуы буенча потенциаль тәэмин итүчеләргә ярдәм итүнең яңа инструментын - "үстерү" программасы һәм офсет килешүләр төзүне эшләтеп җибәрде. Ярдәм чарасының соңгысы заказчының кече һәм урта бизнес продукциясенә озак сроклы ихтыяҗны формалаштыру һәм Россия территориясендә җитештерүне төзүгә яисә модернизацияләүгә инвестицияләр кертү буенча МСП субъектының йөкләмәләрен күздә тота. Корпорация катнашында тәэмин итүчеләрне «үстерү» буенча җиде программа расланды инде, 27 компаниянең эшләнмәләре бар», - дип хәбәр итте МСП корпорациясе генераль директоры Александр Исаевич.