Татарстанда түләүсез юридик ярдәмне Россия Юстиция министрлыгының дәүләт электрон сервисы – «Вправе.рф» хокукый ярдәм порталы аша алырга мөмкин.
Портал нинди мөмкинлекләр бирә?
- телефон аша юрист консультациясе алырга;
- язма җавап алу өчен квалификацияле юристларга язма сорау җибәрергә;
- Татарстан Республикасы Дәүләт юридик бюросына көндезге кабул итүгә язылырга;
- аеруча мөһим тормыш хәлләре буенча актуаль хокукый мәгълүмат алырга.
Түләүсез юридик ярдәм алу һәм актуаль хокукый мәгълүмат алу өчен порталдан теләсә кайсы граждан файдалана алачак.
Моның өчен түбәндәгеләрне үтәргә кирәк:
1. Порталның шәхси кабинетында дәүләт хезмәтләре (gosuslugi.ru) аша авторизация үтәргә.
2. «Юридик ярдәм сорап мөрәҗәгать итү» бүлеген сайларга һәм «Мөрәҗәгать юллау» төймәсенә басарга.
3. Ситуациягезгә карап шәхси мәгълүматны тутырырырга.
1 нче адым – булган очракта, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия ташламалы категорияне сайлап алу.
2 нче адым – мөрәҗәгатьнең эчтәлеген, юридик ярдәмнең төрен, сезнең белән хезмәттәшлекнең кулай форматын күрсәтергә һәм кабул итүгә язылырга.
QR-кодны сканлагыз һәм ул Сезне «Вправе.РФ» адрес буенча илтәчәк