«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Казанда 2023 елның 27 июнендә 10.00 сәгатьтә бюджетсыз маркетинг турында бушлай мастер-класс узачак. Чараны ТР Икътисад министрлыгы һәм «Минем бизнес» үзәге оештыра.
Мастер-классны маркетинг белгече, маркетинг һәм партнерлык үзәгенә нигез салучы һәм программалар авторы, мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе вице-президенты, «Хатын-кызлар департаменты» җитәкчесе Диләрә Фәтхуллина үткәрәчәк.
Эшмәкәрләр өчен чара программасында түбәндәге мастер-класслар планлаштырылган:
1. «Бизнесыгыздан күбрәк акча яки монетизациянең тагын 3 ысулы», әлеге мастер-класс кысаларында рекламага чыгымнарсыз табышны икеләтә арттыру ысуллары каралачак.
2. «Үзпрезентация. Үзеңне 60 секундта сат». Белгечләр үзләрен ничек тәкъдим итәргә, истә калыр өчен, шулай ук 1 минут кына булса, ничек сөйләргә һәм үз чыгышыңны ничек эффектлы тәмамларга кирәклеген сөйләячәкләр.
Мастер-класс офлайн форматта Казан шәһәре, Петербург урамы, 28нче йорт, 3нче кат адресы буенча Эшмәкәрләр йортында узачак.
Мастер-класста катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында тапшырырга кирәк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында түләүсез белем бирү чаралары «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.