НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге 1 категория сыйфат тәэмин итүгә кертелде

28 июнь, 2024
Беренче тапкыр Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге 1 категория сыйфат тәэмин итүгә кертелде

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге 1 категория сыйфат тәэмин итүгә кертелде.

Мондый карар Россия Банкының директорлар Советы тарафыннан 2024 елның 21 июнендә кабул ителде.

Хәзер, кредит оешмалары тарафыннан Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген эшмәкәрләрнең кредитлары һәм башка шартнамәләре буенча йөкләмәләрне тәэмин итү сыйфатында җәлеп иткәндә, кредит оешмалары ссудалар буенча мөмкин булган югалтуларга резервларны 100% күләмендә төзәтә (киметә) алачак (Россия Банкының «Кредит оешмалары тарафыннан ссуда һәм аңа тиңләштерелгән бурычлар буенча мөмкин булган югалтуларга резервлар формалаштыру тәртибе турында» 28.06.2017 № 590-П нигезләмәсенә ярашлы рәвештә).

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтә торган ярдәмгә республиканың эшмәкәрләре һәм үзмәшгуль гражданнары арасында ихтыяҗ бар һәм актуаль.Хәзераннан Татарстанбизнесыныңтагын да күбрәквәкилләреүзэшләренүстерүөченфайдалана алачак.

2024 елда 26.06.2024 елга торышы буенча бизнеска 1,8 млрд сумлык 364 поручительлек бирелгән, шуның нәтиҗәсендә Татарстан эшмәкәрләре 4,3 млрд сум заем финанславы җәлеп итә алган.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасының Гарантия фонды финанс оешмасы бәяләве буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, ләкин җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручитель була.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтик, Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

 

Фотосурәт чыганагы: freepik.com