Руслан Калимуллин
Татарстанда 60 башка исәпләнгән ферма төзелә башлады. Төзелеш Мөслим районының бер авылында башланган. Бүген республиканың авыл хуҗалыгын ничек үстерәләр һәм эшмәкәрләр нинди проблемалар белән очраша – болар хакында «Кәлимуллин» шәхси эшмәкәрлек директоры Руслан Кәлимуллин белән әңгәмәдә.
Руслан, бүген сезнең хуҗалыгыгыз Мөслим районында иң зурларның берсе. Хәзер киңәю эшен башкарасыз. Ләкин эшегезне нәрсәдән башлаган идегез? Ни өчен нәкъ менә авыл хуҗалыгын сайладыгыз?
- Мин авылда туып үстем. Минем әти-әнием дә бөтен гомерен авыл хуҗалыгына багышладылар. Әтием җирле фермада баш зоотехник булып эшләде. Каникулларда аңа эшендә ярдәм итә идем. Әти эшләгән ферма банкротлыкка чыкты, һәм без үз фермабызны ачарга булдык. Төзелешне «чиста» кырда башладык. Башта эре мөгезле терлек саны егермедән артмады. Кредитлар алдык, түләдек һәм эшне киңәйтү өчен янәдән кредитлар алдык. Хәзер бездә 60 баш терлектән торган ферма бар.
Нинди продуктлар җитештерәсез һәм кая җибәрәсез?
- Без сөт һәм ит җитештерәбез. Сөт көн саен «Фаиза» авыл хуҗалыгы кулланучылар җитештерү сату кооперативына тапшырыла, җитештерелгән ит Мөслим районы халкына авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла. Алынган продукция күләмен без тулысынча сатабыз. Әмма киләчәктә үз продукциябезне эшкәртү цехын төзергә теләр идек.
Хәзер сез ферманың икенче чиратын төзи башладыгыз. Ул ничә баш өчен исәпләнгән?
- Безнең нәселле үгезләр һәм бозаулар бар. Максат куйдык. Кышка кадәр безнең ферманың икенче чираты төзелешен тәмамларга кирәк. Ул 60 баш сыерга исәпләнгән. Баш санын арттырып, без продукция җитештерү күрсәткечләрен икеләтә арттыра алабыз. Булачак сыер абзарының каркасы инде бар. Анда яңа туган бозаулар өчен бокс, бозауларны тоту өчен яслеләр дә ясыйбыз.
Бүген авылда ферма ачу кыенмы? Күпме тора?
- Фермаңны ачу катлаулы. Авыл хуҗалыгына һәрвакыт акча җитми. Барысы да кыйммәт, рентабельлек шулкадәр үк югары түгел. Әйе, продукция бәяләре дә үзгәрә. Безнең проектның бәясе 8, 5 млн.сумга якын. үз көчебез белән без 1, 5 млн. сум эшләдек, калганнары заем акчалары. Кредит алганда, без бер проблема белән очраштык. Сыерларны еш кына залогка алмыйлар, мөлкәтебез җитми. Безгә кредит бирүдән баш тартырлар дип уйладык. Әмма безгә Гарантия фонды ярдәме белән 4 млн. сумга якын акча бирделәр һәм без үз проектыбызны гамәлгә ашыра алдык. Быелның азагында тулы көчебезгә эшли алырбыз дип ышанабыз.