Камалов Марат Мизхәт улы
«ЭлектроОптима» предприятиесе үз эшчәнлеген 2015 елдан бирле Казанда алып бара. 2020 елда компания Татарстан Республикасының эре, икътисади һәм социаль әһәмиятле система булдыручы оешмалары исемлегенә кертелгән, ә 2021 елның августында предприятие «Зеленодольск» сәнәгать мәйданчыгына күченгән, хәзер анда 6500 кв.метрдан артык мәйданда 185 хезмәткәр эшли.
Предприятиенең даими клиентлары арасында: "Сетевая компания" АҖ, ГК АС АҖ, "Мосводоканал" АҖ, ГУП Московский метрополитен, "Иннополис" АИЗ, ПАО Россети бар. Мәскәү метрополитены өчен «ЭлектроОптима» ҖЧҖ 6 электродепо һәм 48 метро станциясе өчен электр җиһазлары җитештереп тапшырды. Казанда предприятие җиһазлары «Дубравная» метро станциясендә урнаштырылган.
«ЭлектроОптима» компаниясенә 60 млн сум күләмендә займ финанслау кирәк булды. Кредит акчаларын предприятие кризис шартларында федераль ярдәм чаралары кысаларында алды, 1764 субсидияләү программасыннан файдалана, аның буенча ставка урта предприятиеләр өчен 13,5% дәрәҗәсендә беркетелгән.
Предприятие кредит буенча җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән, дип билгеләп үтте Гарантия фонды вәкиле Илнур Сираев. «Согарантия» продукты кысаларында Фонд 30 млн сум күләмендә гарантия бирде. Гарантия фонды поручительлеге белән берлектә «Корпорация МСП АҖ» биргән туры гарантия кредит суммасыннан 70% ка кадәр (моношәһәрләр өчен 75%) займчы йөкләмәләрен үтәүне тәэмин итә һәм 1 млрд сумга кадәр җитәргә мөмкин.