Желонкин Ярослав Олегович
Предприятие тарихы 1991 елдан башлана, ул вакытта «Вакууммаш» фәнни-тикшеренү институтының вакуум җайланмалары бүлеге инициатив хезмәткәрләре төркеме «Квазар» оешмасына эшкә күчә, ә бер елдан соң үзенең «Ватт» компаниясен булдыра, ул 1995 елда «Ферри Ватт» дип үзгәртелә. Беренче көннәрдән үк берничә тузанландыру җайланмасы эшләнә һәм җитештерелә башлый.
«Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 30 ел эшләү дәверендә 150 берәмлектән артык уникаль вакуумлы җиһазлар булдырган, аларның кайберләренең дөньяда аналоглары да юк. Компаниянең хәлиткеч бурычлары спектрында төрле ысуллар белән өслекләр, сублимация, вакуумлы киптергеч, монокристаллар үстерү, вакуумда пропитка, инфузия, сынап карау вакуумлы камералары һәм башкалар.
Килешүләр буенча йөкләмәләрне, тәэмин итүчеләр һәм хезмәткәрләр беләнисәп=хисапны үтәү өчен, «Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте 5 млн сум күләмендә займ финанславын сорап банкка мөрәҗәгать итте. Компания кредит буенча залог бирә алмады, бу мәсьәләдә Гарантия фонды ярдәм итте, «Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм» корпорациясе акционерлык җәмгыятенең кабатлаулы андеррайтингсыз механизмы буенча 2,5 млн сум күләмендә поручительлек бирде. Ярдәм кредит-партнерның кредит куркынычын бәяләү нигезендә займ алучының кредитлылыгына өстәмә анализ ясамыйча гамәлгә ашырыла. Бу продукт буенча республиканың Гарантия фонды поручительлегенең максималь суммасы 25 млн сум тәшкил итә. Шул ук вакытта поручительлек бирелгән өчен комиссия түләве, сәүдә предприятиеләреннән тыш, поручительлекнең бөтен срогы өчен елына 0,75 % тәшкил итә.
Санкция басымы шартларында «Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте импорт- алыштыру базарына чыга. Хәзерге вакытта «Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә «Аэрокомпозит» акционерлык җәмгыяте белән белән МС-21 очкычының композит канатын булдыру өчен җиһазлар эшләү буенча килешү төзелгән. «РосАтом» дәүләт корпорациясе һәм «НИИ НПО «ЛУЧ» акционерлык җәмгыяте өчен компания космик стационар станцияләр элементларын бастыру өчен 3D принтер булдыра. «Чепецкий механика заводы» акционерлык җәмгыяте «РосАтом» дәүләт корпорациясе белән бергәлектә предприятиедән ТВЭЛ цирконий тышчаларына хром капламы ясау өчен тәҗрибә-сәнәгать җайланмасын һәм атом техникасының башка эшләнмәләренә заказ бирделәр.
Проектта - автомобиль сәнәгатендә кулланыла торган төрле типтагы датчиклар (шиналардагы басым, температура, ABS) өчен «каты» микроэлектроника эшләү, шулай ук «лак-металл-лак»технологиясе буенча автомобильләрнең интерьер һәм экстерьер төеннәрен тузанландыру өчен вакуум җиһазлар булдыру.
«Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә вакыт-вакыт кредит алуга ихтыяҗ барлыкка килә. Нанотехнологияләр белән шөгыльләнүче предприятие буларак, без «Стартаптан IPOГА кадәр очыш» федераль проекты кысаларында эшли башлаган кече һәм урта бизнесның югары технологияле предприятиеләре өчен ташламалы кредитлау программасында катнашырга тәкъдим иттек. Льготалы кредит буенча процент ставкасы нибары 3 процент тәшкил итә, базар һәм льготалы ставкалар арасындагы аерманы кредиторга дәүләт каплый.
Без предприятиегә «Сәнәгать ипотекасы» ның эшләнелә торган механизмы турында сөйләдек һәм «Ферри Ватт» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятен РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәк сәнәгать сәясәте Департаменты реестрына программада катнашырга теләгән Татарстан предприятиесе буларак керттек. Лаборатория, конструкторлык һәм технология бүлекләрен урнаштыру өчен аларга үз мәйданнары булу кирәк», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.