Тимур Вафин
Диңгез продуктлары, ит ризыклары, сырлар, десертлар һәм башка деликатеслар. «Гурман Фреш» продукциясенең ассортименты төрле, кулланучының теләсә нинди зәвыгына. Сәүдәнең ничек баруы һәм яңа юнәлешләр турында директор Тимур Вафин сөйләде.
"Гурман-фрешны юридик зат буларак без 2016 елда ачтык. Төп эшчәнлек - Россия төбәкләре рестораннарын тәэмин итү. Бездә аерым юнәлеш тә бар - ул интернет-кибет. «Гурман Фреш» маркасы астындагы продукция Казанда, Яр Чаллыда, Әлмәттә, Уфада һәм Самарада сатыла. Компания нигездә Казан шәһәренең ресторан һәм кафе, кунакханәләр челтәрләрендә һәм физик затларга сатыла. Ассортимент 10-12% ка яңартылып тора" - дип сөйләде Тимур Вафин.
Ит җитештерү өчен, башлыча, абердин-ангус токымлы яшь үгезләр кулланыла. Терлекләрне Воронеж өлкәсендә үстерәләр, чөнки төбәктә моның өчен барлык шартлар да бар: яхшы экология һәм чиста су. Терлекләрне кукуруз нигезендә махсус катнашма белән тукландыралар һәм алар һәрвакыт чиста.
Азык-төлекне Казанга бөтен дөньядан: Сахалин утравыннан алып Төркиягә кадәр алып киләләр. Барысы да тәмен саклап калсын өчен, транспортировка боз белән махсус контейнерларда уза. Иң зур ихтыяҗ балыкка. Республикада яшәүчеләр бигрәк тә сөмбашны яраттылар. Үз-үзен изоляцияләү режимы вакытында партнерлар шулай ук эшләмәде. Сатыла торган продукция күләме 15%ка кимеде.
"Хәзер хәлләр әкренләп тотрыклылана. Июль аенда безнең оешма тарихында беренче тапкыр керем ике тапкыр артты. Мәскәүдә интернет-кибет ачарга ниятлибез", - дип аңлатты Тимур Вафин.