Альтафов Элмир Равил улы
Касса аермасын каплау, чимал бәяләре арту шартларында килешүләр буенча йөкләмәләрне үтәү, шулай ук тендерларда катнашу өчен предприятие банкка 30 млн сум күләмендә займ финанславы сорап мөрәҗәгать итте. Компаниянең кредитны тәэмин итү өчен җитәрлек залог акчасы булмаганлыктан, бу мәсьәләдә Гарантия фонды ярдәм итә, 15 млн сум күләмендә поручительлек бирә.
«Касса аермасын каплауга займ финанслау кече һәм урта бизнес өчен санкцияләр басымы шартларында аеруча актуаль була, бу ел башыннан бер миллиард сумнан артып киткән кредитлар буенча бирелгән поручительлекләрнең рекордлы күләмен раслый», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәтшин.
Предприятиенең әзер продукциясе күләме елына 4000 тоннага кадәр арта, һәм планнарда бары тик җитештерүне арттыру гына.