Бухарова Алина Петровна
«Алина Бухарова клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясен булдыру тарихы 2015 елда башлана, ул вакытта табиб – косметолог, Merz компаниясе тренер – эксперты Алина Бухарова, медицинада күпьеллык тәҗрибәгә ия булып, Казанда операциясез битне тарттыру өчен яшьләндерүнең иң яхшы методикаларын кулланып, үз эстетика һәм сәламәтлек клиникасын ача.
Клиникага нигез салучы республика халкы өчен визуализация белән микрофокуслы ультратавыш тәэсирендә битне операциясез тарттыру өчен Ulthera ультратавыш лифтингын тәкъдим итте.
Инновацион аппаратлар кулланып сәламәтлек һәм яшьләндерү өлкәсендә нәтиҗәле һәм куркынычсыз методикаларны гамәлгә кертүгә омтылу Алина Бухаровага клиникада күрсәтелә торган хезмәтләр даирәсен киңәйтергә ярдәм итә. 2017 елда клиника эндокринология буенча медицина лицензиясе ала.
2018 елда Алина Бухарова клиникасы пикосекундлы лазер белән татуировкаларны бетерү буенча хезмәтләр күрсәтә башлый, 2020 елдан клиника эстетик гинекология өлкәсендә эшли башлый.
«Алина Бухарова клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бизнесын киңәйтү өчен займ финанславы кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Поддержка – 2022» продукты кысаларында 19,8 млн сум күләмендә поручитель булды, аның буенча компания 99 млн сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны бизнесны алга таба үстерүгә юнәлтте.
Бүгенге көндә «Алина Бухарова Клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә теләсә нинди эстетик проблемаларны хәл итү өчен 14 инновацион аппарат тәкъдим ителгән. Клиника тәкъдим иткән барлык технологияләр революцион, фәнни – дәлилләнгән база һәм куркынычсызлык юнәлешенә ия.
Клиника йөз, тән һәм тулаем организмның яшь үзгәрешләрен нәтиҗәле, югары технологияле коррекцияләү ысулларында махсуслаша. «Алина Бухарова клиникасы» брендының визит карточкасы булып «3 сәгать эчендә минус 10 ел» авторлык методикасы тора. Медицина процедуралары эчке сыйфат стандартлары буенча үткәрелә.
«Алина Бухарова клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бизнесны киңәйтүне дә, үткәрелгән процедуралар ассортиментын арттыруны да планлаштыра.