Алмаз Әхмәтов
Бу хатын-кыз аяк та атламый торган урын. Кофе һәм ир-ат парфюмы исе, көрән-кара төсмерләрдәге катгый дизайн, йомшак диваннар. «Old boy» челтәре хуҗасы Алмаз Әхмәтов ирләр өчен салон - барбершоп буйлап экскурсия үткәрде.
Алмаз, Казанда бүген сезнең барбершоплар челтәре бар. Бизнесны нәрсәдән башлап җибәрдегез?
- Барбершоплар – чәчтараш хезмәтләренең модалы юнәлеше, анда ир-ат «җәннәткә» эләккәндәй була. «Old boy» салоны челтәре Россиянең күп кенә шәһәрләрендә бар. Без бу проектны Татарстанда гамәлгә ашырырга булдык. Франшиза сатып алдык һәм Казанда беренче салон ачтык. Шулай итеп эшчәнлегебезне башлап җибәрдек. Бүгенге көндә Казанда 3 салон бар.
Барбершоплар гадәти чәчтарашханәләрдән нәрсә белән аерылып тора? Нәрсәгә басым ясадыгыз?
- Бу ирләр өчен уңайлы территория. Чәчтарашханә генә түгел, ә чын ирләр клубы. Ир-атлар үзләрен уңайлы хис итсен өчен, монда барысы да эшләнгән. Хатын-кызлар кебек үк, кешелекнең көчле яртысына да сөйләшергә, үз-үзеңә вакыт бүлеп куярга, тыныч кына бер чынаяк каһвә эчәргә һәм ирләр журналын укырга кирәк. Клиентларыбызга без төрле хезмәтләр тәкъдим итәбез: ир-ат һәм балалар чәчләрен кисү, сакал һәм мыекны карау, куркыныч кырыну һәм камуфляж.
Сезнең осталар клиентка теләсә нинди образ тудыра ала. Клиентлар теләкләрендә нәзберекме?
- Ир-атлар чәч кисүдә бик үк таләпчән түгел. Барысы да үз имиджларын кардиналь рәвештә үзгәртүне сорамый. Алар гадәттәгечә кисәләр. Безнең осталар үз эшенең профессионаллары. Ирокездан алып Сальвадор Далиның мыекларына кадәр ясарга мөмкиннәр.
Клиентлар агымы зурмы? Челтәрегезне алга таба үстерергә уйлыйсызмы?
- Беренче вакытларда авыррак булды. Клиентлар базасын булдырырга кирәк иде. Бүген без аякта нык басып торабыз. Клиентлар агымы безгә киңәергә мөмкинлек бирә. Тиздән Казан картасында яңа салон барлыкка киләчәк. Эш бара. Яңа ноктаны ачу өчен без кредит алдык. Гарантия фонды займ буенча поручитель булып тора. Безнең планнарыбыз бик зурдан һәм әкренләп без аларны тормышка ашырабыз.