Анатолий Сусарин
88 ел Татарстанның азык-төлек иминлеге сагында. Быел республиканың иң борынгы хуҗалыкларының берсенә шулкадәр яшь тула. Ул Апас районында, Тәбәр-черки авылында урнашкан. Бүген анда авыл хуҗалыгын ничек күтәрүләре хакында сөйләде «Табар» җаваплылыгы чикләнгәг җәмгыяте Баш икътисадчысы.
Хуҗалыкның барлыкка килү тарихын сөйләгез әле?
- Табар-Черки авылында колхозны 1931 елда ачтылар. Ул «Заря», «Комсомол» исемен йөртә. Бүген авыл хуҗалыгы предприятиесе «Табар» исемен йөртә. Төп эшчәнлек – терлекчелек. Хуҗалыкта – 820 баш эре мөгезле терлек, 375 – савым сыеры. Бер сыердан уртача савым тәүлеккә 10 литрга якын. Сөтне Чувашия Республикасына сөт комбинатларының берсенә китерәләр. Итне авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә саталар.
Сез терлекчелек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, авыл хуҗалыгы культураларын да үстерәсезме?
- Әйе, барысы да дөрес. «Табар» АХП үсемлекчелек белән дә шөгыльләнә. Бездә 2,5 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре бар, 2400 – сөрү җирләре. Нигездә техник культуралар үстерәбез. Арпа, борчак, бодай. Шул исәптән көнбагыш та. Аны 150 гектарда үстерәбез. Алынган орлыкларны Казанга, май экстракция заводына илтәбез. Ашлыкны Каратун икмәк кабул итү предприятиесенә җибәрәбез.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең проблемаларының берсе – объектларны һәм машина-трактор паркын модернизацияләү. Бу мәсьәләне ничек хәл итәсез?
- Без акрынлап модернизация үткәрергә тырышабыз. Моны эшләргә кыен. Бөтен техника бик кыйммәтле һәм без һәрвакыт мондый чыгымнарны тарта алмыйбыз. Бер трактор гына да берничә миллион сум тора. Бездә техника паркы иң заманча түгел, әмма елга бер яңа машина алырга тырышабыз. Кредитларсыз түгел, әлбәттә. 5 елдан бөтен техниканы тулысынча яңартырга планлаштырабыз. Әйләнеш чараларын тулыландыруга Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында кредит алдык. Акчаларны сезонлы кыр эшләренә юнәлтәбез, ә атап әйткәндә, ягулык-майлау материаллары, ашлама һәм запас частьләр сатып алырга кирәк булачак.