Сергей Акульчев
«ТД Акульчев – Дистрибуция» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте әйдәп баручы кондитерлык эшләнмәләренең берсе булып тора. Компания тарихы 1995 елдан башлана. Ә 2004 елда йомшак ашый торган ризыклар җитештерүне башлап җибәрәләр. Мондый әйберләрнең эксклюзив рецептуралары өстендә эш предприятие инженер-технологлары тарафыннан НААS компаниясе белгечләре белән берлектә алып барыла.
2009 елда премиаль кондитер продукциясенең үз бренды «Dessert Boutique» булдырыла һәм ваклап сату челтәренең беренче кибете ачыла. Хәзерге вакытта «Dessert Boutique» сәүдә маркасы кондитер продукциясе базарында тортлар, десертлар, шоколадлы фигуралар, кәнфитлар һәм кулдан эшләнгән печеньелар белән тәкъдим ителә. Җитештерү өчен табигый чимал Бельгия шоколады, чикләвек пралине, Швед марципаны, «Бэйлис» һәм «Куантро» ликерлары, җиләк-җимешләр, табигый бал кулланыла.
2010 елда бисквит пироглары җитештерүнең автомат линиясен эшләтеп җибәрделәр (төрле эчлекләр белән (чия, абрикос, карлыган, нарат җиләге) чәйгә десерт).
Акульчев төркеме Россия базарына «ВЕНСКИЕ ВАФЛИ» сәүдә маркасын чыгарды һәм базарның әлеге сегментында лидерларның берсе булып калабыз. Тирән туңдыру технологиясе буенча вафлялар, бисквит печеньелары, бадәм печеньелары җитештерәләр.
Төркем эре челтәр операторлары һәм федераль челтәрләр белән эшли. Болар – «МЕТRО», «Перекресток»‚ «Седьмой континент», «Пятерочка», «Карусель», «Тандер», «Элемент-Трейд», «Монетка», «Купец», «SРАR», «Ашан» кебек кибетләр.
Төркемдә гомуми мәйданы 6000 кв. метрдан артык булган ике җитештерү мәйданчыгы бар иде.
2020 елның маенда Яр Чаллыдагы җитештерү янгыннан зыян күрде. Бөтен көчне җитештерүне торгызуга юнәлдерделәр һәм көз башында ремонтланган цехны эшләтеп җибәрделәр. Торгызу чыгымнарының бер өлешен каплау һәм җитештерү куәтләрен тәүлегенә 30 тоннадан 80 тоннага кадәр арттыру өчен, компания безнең поручительлегебез астында кредитка гариза бирде. Соралган кредит суммасы — 60 млн сум, Гарантия фондының поручительлек күләме 30 млн сум тәшкил итте.