Фәнил Кадыйров
Мең гектар чәчүлек җирләре. Шәхси эшмәкәр Фәнил Кадыйровның авыл хуҗалыгы җирләре шундый. 20 елдан артык элек ул Буа районында иң алдынгыларның берсе булган крестьян-фермерлык хуҗалыгына нигез салган.
Хуҗалыкка нигез салу тарихы 2000 еллардан башланды. Фәнил Кадыйров «эксперименталь» кырда авыл хуҗалыгы культуралары утыртты. Беренче тәҗрибә төерле булып чыкмады, уңышны җыйдылар, аңа сатып алучылар да табылды. Киләсе елга кырлар мәйданы артты. Йөз гектардан башлап җибәрделәр. Бодай, арпа, борчак үстерә башладылар.
«Беренче елларда авыр булды. Бу 100 гектар җирдә утырту гына түгел, ә аның өчен туфрак әзерләргә, аннары ашламаларны чәчәргә һәм уңышны җыеп алырга кирәк. Һава торышының һәрвакытта да уңай булмавын исәпкә алып, без бик тәвәккәл эш башкардык, чөнки займ финанславын алдык», - дип шәрехләде предприятие директоры Фәнил Кадыйров.
Тәвәккәлләдек. Моңа үкенмәдек тә. Барлык җыелган уңышны – ә ул гектардан 20 центнер, эре агрохолдингларга саттык. Ихтыяҗ арткан, чәчүлекләрнең мәйданын арттырырга кирәк булган. Бүген хуҗалыкта 3000 гектар.
«Мәйданнар һәм алынган күләмнәр буенча без Буа районында беренче урында. Һәр ел уңышлы түгел, 2018 елда башта яңгырлар булды, аннары корылык. Быел вәзгыять яхшырак. Без гектардан 30 центнер җыеп алдык. Бодайны, мәсәлән, Буа спирт заводына җибәрәбез. Капчыктагы ашлык чиста 96 градуслы сыеклыкка әйләнә. Башта ашлыкны чистарталар, ваклыйлар, пешерәләр һәм парландыралар», - диде Фәнил Кадыйров.
Әмма бер бөртекле ашлык белән генә булмый. Хуҗалыкта шикәр чөгендере дә үстерәләр. Аны шикәр комы ала торган заводка җибәреп, тамырларыннан шикәр җитештерәләр. Хуҗалык 2017 һәм 2018 елларда субсидия алды. Акчалар әйләнеш чараларын тулыландыруга юнәлдерелде. Кыр эшләре өчен 2020 елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә яңадан займ алдылар. Алынган акчаларга ягулык-майлау материаллары сатып алырга, машина-трактор паркын өлешчә яңартырга һәм ашламалар сатып алырга планлаштыралар.