Сиразев Эмиль Илһам улы
«ГК БАРС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте компаниясен булдыру тарихы 2016 елда башлана, ул вакытта Казан шәһәренең спорт мәктәбе өчен фирма логотибы белән спорт киемнәренең беренче партиясе эшләнде. Башта оешма, компаниягә нигез салучы Эмиль Сиразев җитәкчелегендә, кечкенә заказларны үтәү белән шөгыльләнә. Үсеш максатларында, дизайнерлар белән берлектә, «ГК БАРС» компаниясе сайты эшләнә, шулай ук тукымага төсле рәсемнәр бастыру өчен яңа җиһазлар сатып алына.
Тора-бара оешманың җитештерү ассортименты киңәя башлый. Җитештерелгән продукция исемлегенә җылылыкны тотып торучы һәм уңайлылыкны саклаучы материаллардан демисезон һәм өске спорт киемнәре өстәлә.
2019 елда «ГК БАРС» компаниясе «BARSPORT» сәүдә маркасы астында продукция чыгара башлый. Компанияләрнең фирма логотибы булган спорт киемнәрен әзерләү һәм тегү заказлары бөтен Россия буенча күп кенә спорт клубларыннан кабул ителде, бу "ГК БАРС" компаниясен үстерүдә һәм алга җибәрүдә этәргеч булды.
Спорт киемнәре җитештерү күләмен арттыру өчен «ГК БАРС» компаниясенә займлы финанслау кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кабатлаулы андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында 12,5 млн.сум күләмендә поручитель булып чыгыш ясады, аның буенча компания 25 млн. сум күләмендә кредитны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлтте.
Бүгенге көндә «ГК БАРС» компаниясенең клиентлары булып бөтен Россия буенча футбол, хоккей, волейбол һәм башка спорт командалары тора. Автоматлаштырылган җитештерү идарәсе компаниягә клиентларның заказларын оператив эшкәртергә һәм эшнең барлык этапларында продукция җитештерүне контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.
«ГК БАРС» компаниясе планнарында җитештерүне киңәйтү дә, продукция ассортиментын арттыру да бар.