Насыйхов Руслан Илдар улы
Металл рулоннар һәм конвейер тасмасының тынгысыз тавышы. Металл монда ут һәм суны түгел, ә прокатлау станы аша үтә, ул гади табакны түбә профнастиленә әйләндерә. Бу Балтач районында "Профиль"компаниясенең төп эшчәнлеге.
«Профиль» предприятиесе Балтач районында 2008 елда ачылган. Башта бер линияне эшләтеп җибәрәләр, аннары профнастил җитештерү өчен икенче станок та сатып алалар. Бу әйберләргә ихтыяҗ әкренләп үсә. Бүгенге көндә бизнес аена 5 миллион сумга кадәр табыш китерә.
Металлны «Северсталь Дистрибуция» акционерлык җәмгыяте компаниясеннән сатып алалар. Әзер әйберне шәхси һәм юридик затларга бирәләр. Җитештерү географиясе әлегә якын районнар белән чикләнә, әмма республика базарына чыгу планлаштырыла.
Бизнесны масштаблау өчен өстәмә акча кирәк иде. 2021 елда предприятие ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондында микрозайм алды, Татарстанның Гарантия фонды кредит буенча поручитель булды. Алынган акчаны әйләнештәге чараларны тулыландыруга юнәлтәләр.
Илнур Сираев билгеләп үткәнчә, поручительлек «Авылда эшмәкәрлек» дигән ташламалы продукт кысаларында бирелгән. Катнашучылар булып крестьян-фермерлык хуҗалыгы, шәхси эшмәкәр, кооперативлар һәм авыл җирлегендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр була ала. Әлеге продукт буенча Фондның поручительлек күләме кредит суммасыннан 70% ка кадәр тәшкил итә. Бүләкләү буенча ставка минималь 0,5%, Гарантия фондының максималь поручительлек суммасы 5 миллион сумга кадәр.