НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре «Час с Торгпредом РФ»да катнаша алачак

27 апрель, 2023
Татарстан Республикасы эшмәкәрләре «Час с Торгпредом РФ»да катнаша алачак

Татарстан Республикасы эшмәкәрләре Россия Федерациясе Сәүдә вәкилләре катнашында «Час с Торгпредом РФ» вебинарлары сериясендә катнаша алачак, алар Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Эшмәкәрлеккә ярдәм фондына караган Төбәк экспортына  ярдәм үзәген оештыра. Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты ярдәмендә түләүсез үткәрелә.

Аргентина Сәүдә вәкиллеге белән видеоференция 2023 елның 3 маенда 15.30 сәгатьтә, Таиланд белән - 2023 елның 11 маенда (вакыты соңрак билгеле булачак), Индонезия белән - 2023 елның 30 маенда 11.00 сәгатьтә узачак. Аларда Татарстан Республикасы эшмәкәрләренә чит ил территориясендә хезмәттәшлек мөмкинлекләре, бизнес алып бару үзенчәлекләре, ярдәм чаралары турында сөйләячәкләр һәм кызыксындырган сорауларга онлайн-режимда җавап бирәчәкләр.

Чарага теркәлү МСП.РФ цифралы платформасы аша үткәрелә.

Барлык кызыксындырган сораулар буенча «Мой Бизнес» үзәгенә (843) 524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектының максаты - аны үстерүнең барлык этапларында бизнеска ярдәм итү: старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр. Россия Федерациясе президенты Владимир Путин инициативасы белән чыккан илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.