НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

20 февраль, 2023
Татарстан Республикасы Гарантия фонды Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашты

2023 елның 17 февралендә Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең 2022 елгы эшчәнлек йомгакларына, 2023 елга икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп бурычларына һәм факторларына багышланган уртак утырышы узды. Чара Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданчыгында Татарстан Республикасы Рәисе Р. Н. Миңнеханов катнашында узды.     


Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстанда кече һәм урта бизнеска финанс ярдәме күрсәтү институтларының берсе буларак, Татарстан Республикасында социаль-икътисадый тотрыклылыкны тәэмин итү буенча Оператив штабның һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы коллегиясенең 2022 елгы эшчәнлек йомгакларына, 2023 елга икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итүнең төп бурычларына һәм факторларына багышланган уртак утырышында катнашты.

2022 елда Татарстан Республикасы Гарантия фонды кече һәм урта бизнеска 3,7 млрд сумлык 668 поручительлек биргән. 2021 ел белән чагыштырганда бирелгән поручительлекләр саны 65% ка, ә бирелгән поручительлекләр суммасы 102% ка арткан. Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында җәлеп ителгән кредитларның гомуми күләме 9,9 млрд сум тәшкил итте.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елда төбәк гарантия оешмаларының поручительлекләре бизнеска 292 млрд сумнан артык кредит җәлеп итәргә ярдәм итте. Поручительлекләр күләмен арттыру буенча лидерлар булып Мәскәү шәһәре (+8,6 млрд сум), Мәскәү өлкәсе (+3,6 млрд сум), Свердловск өлкәсе (+2,9 млрд сум), Татарстан Республикасы (+1,9 млрд сум) һәм Чиләбе өлкәсе (+1,9 млрд сум) төбәк гарантия оешмалары тора. РФ Икътисади үсеш министрлыгы материаллары буенча.

Коллегия ахырында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика икътисадының 2023 елга бурычларын һәм үсеш нокталарын билгеләде һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Татарстан Республикасы икътисадый үсешенә керткән өлеше өчен Татарстан Республикасы Гарантия фондының икътисад һәм финанслар буенча директор урынбасары Рәсим Госманов Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәте белән бүләкләнде.