НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының Гарантия фонды Тәтеш муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

15 март, 2024
Татарстан Республикасының Гарантия фонды Тәтеш муниципаль районы эшмәкәрләре белән очрашты

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 12 мартында Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды һәм Татарстан Республикасында Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге вәкилләре катнашында эшмәкәрлек берләшмәсе белән очрашу булды.

Эшлекле очрашу барышында район һәм тулаем республиканың кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына, шул исәптән авылда хуҗалык итүнең кече формаларына актуаль федераль һәм республика ярдәм чаралары, шулай ук Татарстанның экспортка юнәлдерелгән эшмәкәрләренә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды директоры Рөстәм Мөхәммәдшин район эшмәкәрләрен кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, заем финанслауны рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасы Гарантия фондының поручительлек бирү шартлары, шулай ук Татарстан Республикасы Гарантия фонды базасында эшли торган Бердәм кредитлау үзәге хезмәтләре белән таныштырды.

 

Очрашу ахырында спикерлар залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирделәр.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында+7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.