НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасының һәр тугызынчы эшмәкәре һәм үзмәшгуль кешесе интернет-сәүдәне үзләштергән инде

28 февраль, 2023
Татарстан Республикасының һәр тугызынчы эшмәкәре һәм үзмәшгуль кешесе интернет-сәүдәне үзләштергән инде

2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында теркәлгән һәр тугызынчы кече һәм урта эшкуарлык субъекты, үзмәшгуль үз товарларын онлайн-каналларда сату белән шөгыльләнә. Бер ел эчендә аларның өлеше 7,01 проценттан 11,5 процентка кадәр арткан. Өстәвенә, аларның 33 процентының интернет-сәүдәдән кергән кереме бердәнбер яки төп табыш булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Абдулганиев хәбәр итте.

2022 ел нәтиҗәләре буенча маректплейсларда Татарстан сатучылары саны 2 тапкыр арткан һәм 45423 кеше тәшкил иткән, бу Идел буе федераль округы буенча селлерларның гомуми санының 27 процентын тәшкил итә (2021 елда – 23098 кеше). Аларның сату әйләнеше бер елда 50 млрд сумнан артыкка җиткән, бу 2021 ел нәтиҗәләреннән 2 тапкыр (+100,3%) күбрәк (25,14 млрд сум). Узган ел йомгаклары буенча бу төр эшчәнлектән Татарстан Республикасы бюджетына керемнәр 3 млрд сум тирәсе тәшкил итте.

Мондый нәтиҗәләргә, шул исәптән, «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» илкүләм проекты буенча «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан кече һәм урта бизнеска ярдәм итү чаралары ярдәмендә ирешелде.

Кече һәм урта эшмәкәрлеккә маркетплейска чыгу буенча күпчелек ярдәм чаралары бушлай күрсәтелә. Алар арасында-сертификацияләү һәм патентлау буенча хезмәт күрсәтү, маркетплейсларда, шул исәптән халыкара электрон мәйданчыкларда товарлар урнаштыру, интернет-мәйданчыкларда нәтиҗәле эшләү өчен кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләренең квалификациясен күтәрү буенча укыту программаларын, шулай ук 2 меңгә якын катнашучы өчен интернет-сәүдәне үстерү буенча укыту семинарлары һәм форумнары үткәрү.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектының максаты - үсешнең барлык этапларында бизнеска ярдәм итү: старт идеясеннән алып киңәйтүгә һәм экспортка чыгуга кадәр. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлап җибәргән илкүләм проектлар 2019 елда старт алды.