НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Россиядә беренче булып ИЖС подрядчысына эскроу – счет кулланып кредит бирү килешүе Казанда Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашында узды

06 октябрь, 2023
Россиядә беренче булып ИЖС подрядчысына эскроу – счет кулланып кредит бирү килешүе Казанда Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашында узды

Россиядә беренче булып ИЖС подрядчысына эскроу-счет кулланып кредит бирү килешүе Казанда Татарстан Республикасы Гарантия фонды катнашында узды, ул компаниягә кредит суммасының 50% күләмендә поручительлек бирде, шуның ярдәмендә подрядчы оешма шәхси йорт төзи башлады.

Шәхси торак йортлар төзелешен финанслауның яңа механизмы кысаларында ДОМ.РФ банкы Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә Татарстан эшмәкәрләренә махсус ставка буенча, елга 6 проценттан да кимрәк күләмдә 20 млн сум күләмендә кредит линиясен хуплады.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында финанс оешмалары нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма займ финанславын алу өчен җитәрлек залог тәэмин ителеше булмаган республика эшмәкәрләре йөкләмәләре буенча поручительлекләр бирә.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды авыл җирлегендә, эшкәртү производствосы, төзелеш, хезмәт күрсәтү, сәүдә өлкәсендә (шул исәптән интернет – мәйданчыкларда) эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр, индустриаль һәм сәнәгать парклары экспортерлары һәм резидентлары өчен гарантия продуктларын гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген алу өчен гамәлдәге шартлар булып түбәндәгеләр тора:

• поручительлекнең максималь күләме кредит суммасының 50% на кадәр;

• поручительлекнең максималь суммасы 70 млн сумга кадәр.;

• комиссион бүләкләү – елга 0,5%-1%.

Искәртеп узабыз, гариза бирергә, үз бизнесыңны гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерергә, ташламалы программалар турында тулырак мәгълүматны алырга Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, шулай ук +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары буенча мөмкин

Белешмә буларак: күп фатирлы төзелештә проект финанславы һәм эскроу счетлар 2019 елда эшли башлады. Исәп-хисапларның мондый схемасы төзелеш компаниясенең проблемалары барлыкка килгән очракта сатып алучының акчаларын якларга тиеш. Йортны тапшырганчы акча махсус счетта саклана, подрядчы аларны бинаны эксплуатациягә керткәннән соң гына ала. Төзелеш Банкта алынган кредитта алып барыла.