НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән Нурлат муниципаль районы эшмәкәрләре танышты

22 март, 2024
Татарстан Республикасы Гарантия фондының ярдәм чаралары белән Нурлат муниципаль районы эшмәкәрләре танышты

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2024 елның 19 мартында Нурлат районында Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Гарантия фонды, Татарстан Республикасы Эшмәкәрлеккә ярдәм фонды, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге, «Ак БАРС» ААҖнең өстәмә офисы, Нурлат шәһәре банкы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре катнашында эшмәкәрлек берләшмәсе белән очрашу узды.

Эшлекле очрашу кысаларында Нурлат районы эшмәкәрләренең актуаль сораулары һәм проблемалары, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына федераль һәм республика ярдәм чаралары, ислам банкингы продуктлары, товарларны маркировкалау һәм «Честный знак» системасында эш, шулай ук Татарстанның экспортка юнәлдерелгән эшмәкәрләргә ярдәм чаралары турында фикер алыштылар.

 

Татарстан Республикасы Гарантия фонды тарафыннан Россия ислам университеты белән берлектә ислам финанславы кысаларында эшләнгән «Даман» яңа гарантия продукты, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен ташламалы кредитлау программалары, Нурлат районы бизнес–берләшмәсе эшмәкәрләренә кредитлар, банк гарантияләре һәм лизинг шартнамәләре буенча Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеген бирү шартлары белән Татарстан Республикасы Гарантия фондының бердәм кредитлау үзәге өлкән икътисадчысы Альбина Матросова таныштырды.

 

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Гарантия фонды вәкиле залда булган эшмәкәрләрнең сорауларына җавап бирде.

Татарстан эшмәкәрләре Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында, +7(843)293-16-94, +7(903)061-40-18 телефоннары аша, шулай ук Казан шәһәре, Мәскәү ур., 55 адресы буенча фондка мөрәҗәгать итеп гариза бирә, үз бизнесларын гарантия ярдәме алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм ташламалы программалар турында тулырак мәгълүмат ала ала.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасында илкүләм эшмәкәрләргә ярдәм итү Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.