НО  «Гарантийный фонд Республики Татарстан»
Җитештерү
Авыл хуҗалыгы
Хезмәтләр
Сәүдә

Татарстан Республикасында 2023 елның 26 маеннан 28 маена кадәр илкүләм проект кысаларында һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак

10 май, 2023
Татарстан Республикасында 2023 елның 26 маеннан 28 маена кадәр илкүләм проект кысаларында һөнәрчелек продукциясе ярминкәсе узачак

2023 елның 26 маеннан 28 маена кадәр Казанда Камал театры янында җирле җитештерүчеләрнең «Мин Татарстан инде ул» һөнәрле продукциясе ярминкәсе узачак, ул үзмәшғульләр һәм төбәк халкы өчен традиция булырга өлгергән. Ярминкә Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган һәм үз башлангычы белән бөтен республикадан үз-үзенә эшләүчеләрне берләштерә.

Бүгенге көндә Татарстан Республикасында үзмәшгульләр саны 260 меңгә якын кеше тәшкил итә – бу уникаль эшмәкәрләрнең, үзенчәлекле осталарның зур берләшмәсе, алар үз куллары белән эшләнмәләр ясыйлар, алар республиканың һәр почмагында бар.

«Мин Татарстан инде ул», - үзмәшгульләрнең җәйге ярминкәсе кысаларында 2020 елда барлыкка килгән бренд ул. Аның һәркем өчен ачык, әмма әһәмиятле мәгънәсе - “һәр эшмәкәр республикага саллы өлеш кертә” - үзмәшгульләрне берләштерә.

«Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты буенча үзмәшгульләргә бирелгән бушлай сәүдә урыннарында ярминкә кунаклары татлы һөнәрчелек бүләкләре, шоколад, агач савыт-саба, гипстан бизәнү әйберләре, көндәлекләр һәм открыткалар, бизәнү әйберләре, кием-салым һәм татарстанлылар куллары белән ясалган башка күп нәрсәләр табачак.

Ярминкә белән беррәттән, республика бизнесы өчен Россия эшмәкәрлеге көне кысаларында эшлекле программа да планлаштырылган, ул эшкуарлык җәмгыятенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм Татарстан брендларын тәкъдим итү мәйданчыгы булачак. Программада шулай ук акчалата приз һәм әйдәп баручы экспертлардан һәм спикерлардан лекторияләр белән җиңү мөмкинлеге булган эшлекле уен, концерт программасын да үз эченә ала.

Ярминкәдә катнашу өчен гаризаны МСП.РФ цифрлы платформасында калдырырга мөмкин.Хезмәт «РФ территориясендә күргәзмә-ярминкә чараларында катнашуны финанслау» дип атала.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә һәм үзмәшгульләргә ярдәм «Минем бизнес» үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасын яклау» милли проекты кысаларында Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фондының «Кече һәм урта эшмәкәрлек» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла, ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан инициацияләнде.