Әмир Шакиров
Татлы рентабельлек. Татарстанда шикәр чөгендере җыюга керештеләр. Әлеге техник культураның төп кыйммәте – сахарозаның югары булуы. Буа районындагы крестьян-фермер хуҗалыкларының берсендә дә үз хезмәтләренең җимешләрен җыялар. Икенче ел чөгендер үстерәләр. Сату базарлары турында «Шакирова Фатиля Абдуловна» крестьян-фермерлык хуҗалыгы шәхси эшмәкәр вәкиле Әмир Шакиров сөйләячәк.
Нигә сез нәкъ менә шикәр чөгендере үстерәсез? Эшчәнлек кайчан башланып китте?
- Басулардан төп уңыш алынды. Хәзер без шикәр чөгендерен җыя башладык. Бу безнең хуҗалык үстергән төп культура. Шикәр чөгендере бодай кебек нәзберек культура түгел. Көчле явымлы яңгырлар таләп итми, корылыкка күбрәк чыдам. Безнең республикадагы климат аны уңышлы үстерергә мөмкинлек бирә. Ләкин без чөгендер генә түгел, арпа һәм язгы бодай да үстерәбез. Быелгы уңыш безне сөендерде. Язгы бодай буенча гектардан 42 центнер, арпа буенча гектардан 32 центнер алынды. Безнең агрофирма өч ел элек оешты. Без бизнеска зур юлны әле башлыйбыз гына, дип әйтергә була.
Шикәр чөгендере турында сүз барганда, сез аны кая җибәрәсез? Бүген бу культураны үстерү отышлымы?
- Рентабельлек бар. Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясен сату нәтиҗәләре буенча әлеге культура 4 нче урында. Шикәр чөгендерен без Буа шикәр заводына җибәрәбез. Анда аны эшкәртәләр һәм шикәр алалар. Бер бүлбенең уртача авырлыгы якынча килограмм ярым. Бер куактан заводта 150 грамм шикәр алалар. Безнең чөгендердән ясалган шикәрне, мөгаен, Татарстанның һәр 10нчы кешесе татып карагандыр.
Сезнең агрофирма әле бик яшь. Үз эшеңне ачып җибәрү авырмы?
- Үз эшеңне ачарга карар кылу һәрвакытта да авыр. Хуҗалыкны минем хатыным җитәкли. Аңа һәрвакыт авылда эшләү, җирдә казыну ошый иде. Шуңа күрә ул авыл хуҗалыгында тукталды. Ләкин бу эш бик зур тырышлык таләп итә. Хәзер безгә ангарлар төзү мәсьәләсен хәл итәргә кирәк, анда безнең барлык продукция сакланачак. Әлеге вакытта безнең складларыбыз юк, без бөтен товарны сакларга яки аны күпләп бирергә мәҗбүр. Ләкин киләсе елда складлар төзергә телибез. Моның өчен кредит акчаларын Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге ярдәмендә алырга планлаштырабыз.
Быел сез сиптергеч сатып алдыгызмы?
- Әйе, моның өчен без Гарантия фонды поручительлеге белән кредит алдык һәм сиптергеч сатып ала алдык. Ул чәчүлекләрнең зур мәйданын чүп үләннәреннән һәм корткычлардан эшкәртә..
Үз эшен ачарга җыенган кешеләргә сез нәрсә киңәш итәр идегез?
- Эшләргә һәм адымнар ясаудан курыкмаска кирәк. Җиңел булмаса да, барлык сораулар да чишелә торган. Бу - тәүлегенә 24 сәгать эшләнә торган эш.