Латыпов Вадим Рамзыевич
Сату буенча директор: Воронцов Александр Владимирович
Сыр кайнату заводының барлыкка килү тарихы 2017 елдан башлана, ул вакытта беренче сырларны Александр Воронцов өй шартларында әзерли иде. Берничә ел дәвамында төрле сырларның авторлык рецептурасы булдырылды, шул ук вакытта үзебезнең продукция ассортименты әкренләп арта барды. Продукциянең тәм сыйфатларын яхшырту һәм сырлар әзерләүнең технологик процессының нечкәлекләрен камилләштерү буенча өзлексез эш алып барылды. Тәҗрибәле сыр ясаучы Вадим Латыйпов белән очрашу Казанда үзебезнең сыр кайнату заводын булдыруда старт булды. 2021 елдан сыер һәм кәҗә сөте нигезендә кулдан эшләнгән сыр заводы продукциясе «Воронцовские сыры» бренды астында чыгарыла. Хәзер ассортиментта 50дән артык сыр төре бар.
«Воронцовские сыры» компаниясенең сыр продукциясе җитештерү күләмен арттыру өчен займ финанславы кирәк була. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды 1 млн.сум күләмендә «Поддержка – 2022» ташламалы продукты кысаларында поручитель булды, аның буенча компания 2 млн. сум күләмендә микрозаймны отышлы шартларда рәсмиләштерә алды һәм алынган акчаларны җитештерүне алга таба үстерүгә юнәлтте.
«Воронцовские сыры» сыр кайнату заводы продукциясе бөтен Россия буенча 100 дән артык кибет һәм ресторанда, Владивосток шәһәреннән Санкт – Петербург шәһәренә кадәр тәкъдим ителгән. Айга җитештерү күләме 5 тоннага якын сыр тәшкил итә.
«Җитештерүнең күләме аена уртача 4,5-5 тонна сыр тәшкил итә. Без - кечкенә генә крафт предприятиесе, ул ай саен үзенең яңа продукциясе белән гаҗәпләндерергә әзер. Без ихтыяҗны исәпкә алып, җитештерү күләмен кирәк булганда ике-өч тапкырга арттырырга мөмкинбез. Шуңа күрә биш тонна – чик түгел!» – дип аңлатты Александр Воронцов.
«СырПирМир – 2022» Истрин сыр фестивалендә «Россиянең иң яхшы сыры» конкурсында катнашканда «Воронцовские сыры» продукциясе 22 бүләк алды, шул исәптән 11 алтын медаль.
«Воронцовские сыры» компаниясенең планнарында җитештерүне киңәйтү һәм продукциянең ассортиментын арттыру.
«Җитештерүнең күләме аена уртача 4,5-5 тонна сыр тәшкил итә. Без - кечкенә генә крафт предприятиесе, ул ай саен үзенең яңа продукциясе белән гаҗәпләндерергә әзер. Без ихтыяҗны исәпкә алып, җитештерү күләмен кирәк булганда ике-өч тапкырга арттырырга мөмкинбез.
Шуңа күрә биш тонна – чик түгел!» – дип аңлатты Александр Воронцов.