Нургалиев Радик Галимҗан улы
Тәтеш муниципаль районының Кече Атряси авылында урнашкан «Нур " агрофирмасын булдыру тарихы 2005 елдан башлана, ул вакытта Радик Нургалиев җитәкчелегендә коллектив искергән техника белән зыянга эшли торган җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативының булган базасын торгызырга керешә. Ул вакытта эре мөгезле терлекләрнең баш саны 200 баш тәшкил итә.
«Поддержка – 2023» ташламалы продукты буенча фирмага 25 млн сум күләмендә поручительлек биргән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Гарантия фонды ярдәме белән «Нур» агрофирмасы хуҗалыкны үстерүгә заем финанславын җәлеп итә алды.
Бүгенге көндә «Нур» агрофирмасы Тәтеш районының әйдәп баручы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып тора, ул сөт һәм ит җитештерү, шулай ук бөртекле һәм техник культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Хуҗалык кирәкле техника һәм эре мөгезле терлекләрне тоту һәм культуралар үстерү өчен биналар белән җиһазландырылган.
Эре мөгезле терлекләрнең баш саны 420 баш, чәчү мәйданы 4 500 гектар тәшкил итә.
Агрофирма «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенә керә, ә аның орлыклары Татарстан Республикасында гына түгел, ә аннан читтә дә кирәк.
«Нур» агрофирмасы» ҖЧҖ планнарында - җитештерүне киңәйтү һәм продукция ассортиментын арттыру.