Айдар Исмәгыйлев
"Мойдодыр" компанияләр төркемен гамәлгә куючы
Гади идеянең ни рәвешле Россиядә иң эре автомобиль юу челтәренә әйләнүе, җәмәгать транспортында куян булып йөрергә туры килүе һәм уңышлы бизнесның дүрт кагыйдәсе турында илдә иң эре автомобиль юу һәм шина монтажлау челтәрләре хуҗасы Айдар Исмәгыйлев сөйләячәк.
«Эшмәкәр булу минем принципиаль карарым. Резин итек кидем дә, машина юарга киттем»
Әти – шофер, әни – укытучы. Башлангыч капитал – кесәдәге тишек. Студент чагында җәмәгать транспортында куян булып йөрергә туры килде, дип искә ала Айдар Исмәгыйлев. Ләкин ул вакытта ук ул үз эшен ачарга тәвәккәләгән булган. Машину юу урынын сатып алу өчен акчасы булмаган. Ул аны Адоратский урамындагы ягулык салу комплексыннан арендага алган. Башта хезмәткәрләр булмады диярлек. Итек, униформа киеп, машиналарны юарга бара идек, дип билгеләп үтте Айдар.
«Елына 400 меңнән артык машинага хезмәт күрсәтәбез. Базарда безнең өлеш-15-20%»
«Мойдодыр» автомобиль юу челтәрендә 21 объект исәпләнә, соңгы икесе быел ачылды. 14 автомобиль юу урыны Казанда, 7 филиалы Яр Чаллыда урнашкан. Штат хезмәткәрләре 800 кеше тәшкил итә. Казанда гына да автомобиль юу челтәре елына 400 меңнән артык автомобильгә хезмәт күрсәтә. Бу сегментта «Мойдодыр» өлеше 15-20»тәшкил итә.
«Бездә хезмәт күрсәтү буенча дүрт кагыйдә бар. Таләпләрнең берсе – галстук кию»
Автомобиль юу челтәре зур. Ләкин алар барысы да 4 төп кагыйдә буенча эшлиләр. Беренче кагыйдә: машинаны билгеле бер ноктага урнаштырырга һәм клиент белән очрашырга кирәк. Икенчедән, клиентка «сезнең машина әзер, мин тикшердем» дигән фраза белән машинаны тапшырырга. Өченчесе: чиста аяклар белән эчкә утырыр өчен, келәм җәяргә кирәк. Дүртенче кагыйдә: администраторлар галстук кияргә тиеш. Айдар Исмәгыйлев сүзләренчә, бу кагыйдәләр хезмәт күрсәтү культурасын күтәрергә ярдәм итә.
«Иң мөһиме – сыйфат. Һәрвакыт сата белергә кирәк»
Автомобиль юу челтәрендә клиентлар җитәрлек. Ләкин, Айдар сүзләре буенча, иң мөһиме-кулланучыны саклап калу. Монда клиентка яңа хезмәтләр күрсәтергә кирәк. Башта автомобиль юу челтәре булган. Аннары шина монтажлый торган «Бишенче тәгәрмәч» челтәре барлыкка килә. Ләкин яңа «нокта» ны ачу җиңел түгел. Коллективның тырыш хезмәтеннән тыш, акча кертү дә кирәк. Казанда ике яңа автомобиль юу урынын эшләтеп җибәрү өчен, Татарстан Республикасы Гарантия фонды поручительлеге астында банктан кредит алганнар. Коммерцияле булмаган оешма компанияне 3,5 млн. сум күләмдә хуплады.
Бүген Татарстанның барлык зур шәһәрләрендә автомобиль юу челтәре бар, әмма якын елларга планнар да шул ук дәрәҗәдә амбициоз. Россия базарына чыгып, клиентка яңа продуктлар тәкъдим итәргә.