Козлов Артем Владимирович
«Орт–Профи» заманча протезлау үзәге 2021 елда Казан шәһәрендә компаниянең нигез салучысы һәм протезист һөнәре нәселдән килгән Артем Козлов тарафыннан булдырылган. Компания оешкан вакытта хезмәткәрләр саны нибары 2 кеше тәшкил иткән.
«ОРТ-ПРОФИ» заманча протезлау үзәге» ҖЧҖ аскы очлыкларның протезларын, умыртка сөяге өчен корсетларны, аскы һәм өске очлыкларга каты орезлар ясау, шулай ук техник тернәкләндерү чараларын, шул исәптән ходунки, терсәк таяклары, таяклар реализацияләү белән шөгыльләнә.
Протезлау эшләнмәләрен җитештерүдә «Орт-Профи «ЦСП» компаниясе гипоаллерген материал һәм гипс күчермәләрен һәм 3D–сканлау методларын кулланып, пациентның индивидуаль үзенчәлекләрен исәпкә алып эшләнмә әзерләргә мөмкинлек бирә торган заманча технологияләр куллана.
Үзәк территориясендә индивидуаль протезлау эшләнмәләре җитештерү дә, пациентларның үзләрен кабул итү дә гамәлгә ашырыла. Белгечләр түләүсез нигездә протез–ортопедия эшләнмәләре әзерләү, реабилитацияләү программасы буенча документлар рәсмиләштерү һәм Россия Социаль фонды акчалары хисабына протезны түләүсез алу мәсьәләләре буенча консультацияләр үткәрә, индивидуаль протез-ортопедия эшләнмәләре һәм реабилитацияләүнең техник чаралары тасвирланган медик–техник комиссиянең бәяләмәсен төзи.
«Орт–Профи «ЦСП» компаниясенең җитештерү күләмнәрен арттыру һәм чыгарыла торган продукция ассортиментын киңәйтү өчен заем финанславы кирәк булды. Заем акчаларын җәлеп итү өчен компаниягә гарантияле ярдәмне Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды күрсәтте, ул «Кабат андеррайтингсыз механизм» продукты кысаларында 4 млн сум күләмендә поручитель булды.
Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәме белән «Орт-Профи» ЦСП» компаниясе Банкта 63 млн сум күләмендә кредит линиясе ача һәм җитештерүне үстерү өчен үз урынын сатып алуга акча җибәрә алды. Якын араларда «Орт-Профи» ЦСП» компаниясе Казан шәһәрендә халыкка протез-ортопедия әйберләрен сайлап алу һәм ясау буенча хезмәт күрсәтү өчен яңа җитештерү корпусы ачуны планлаштыра.
Бүгенге көндә «Орт–Профи» заманча протезлау үзәге «Метиз-Импэкс», «Отто Бокк Сервис», «Доктор Стеклов ортопедиясе» рәсми партнеры һәм тумыштан килгән үзенчәлекләре булган һәм төрле типтагы ампутацияләре булган төрле яшьтәге пациентлар өчен барлык төр протезлар, корсетларның эре җитештерүчесе булып тора.
Протезлау вакытында чит шәһәр пациентларына кунакханәдә бушлай яшәү мөмкинлеге бирелә. Казанда кунакханәгә һәм протезлауга бару «Орт–Профи» заманча протезлау үзәгенең хезмәт транспорты белән башкарыла.
Хәзер «ЦСП «Орт–Профи» компаниясендә 12 тәҗрибәле һәм профессиональ хезмәткәр эшли. Протез–ортопедия тармагында зур эш тәҗрибәсе булган инженер–протезист Евгений Мукаев оешмада оешкан вакыттан бирле диярлек эшли. 30 елдан артык протез кулланучы буларак, Евгений Мукаев протезның нинди булырга тиешлеген ишетеп кенә белми. Актив тормыш позициясенә ия булып, ул пациентларга эш белән генә түгел, ә тормыш үрнәге белән дә реабилитацияләнергә ярдәм итә. «Орт–Профи» заманча протезлау үзәгенең барлык белгечләре протез–оропедия эше өлкәсендә белем алу турында документларга ия һәм семинарларда һәм укуларда катнашып, үз квалификацияләрен даими күтәрәләр.
«Орт–Профи» заманча протезлау үзәгендә инде 700 дән артык кеше, шул исәптән Әфганстандагы, Чечнядагы сугыш ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар протезлау узган. Алар - Татарстан Республикасы, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия Республикасы, Ульяновск өлкәсе, Әстерхан өлкәсе, Самара өлкәсе һәм Россиянең башка бик күп төбәкләре пациентлары.
«Орт–Профи «ЦСП»» компаниясе планнарында җитештерүне киңәйтү дә, җитештерелә торган продукция ассортиментын арттыру да бар.
Татарстан Республикасында илебез эшмәкәрләренә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы «Минем бизнес» үзәге тарафыннан гамәлгә ашырыла.